Борис Христов

Борис Христов (болг. Борис Христов; 18 май 1914 ел, Пловдив, Болгар28 июнь 1993 ел, Рим, Италия) — болгар опера җырчысы (бас).

Тәрҗемәи хәле

Борис Христов 1914 елның 18 маенда Болгариянең Пловдив шәһәрендә, чыгышы белән Вардар Македониядан булган, болгар җәмәгатьчесе һәм милли-революционер Кирил Совичанов гаиләсендә туган.

Җырчы таланты яшүсмер чагында Александр Невский соборы хорына йоргәндә ачыла. Әммә ул юрист һөнәрен сайлый, ә җырлау белән буш вакытта шөгелләнгән һәм хор белән дә чыгыш ясавын дәвам иткән. 1942 елда болгар батшасы Борис III аның соборда җырлавын тыңлый һәм аңа дәүләт стипендиясе билгеләп, Италиягә укырга җибәрә. Италияда классик вокал буенча итальян баритоны Риккардо Страччарида белем ала. Укуы Италияда 1943 елгы сәяси тәртип алмашыну чорында тукталып кала, Христов Болгарияга кайта. 1944 елда немец операсы репертуарын өйрәнү максатында Германияга юнәлә, әммә Австрияда кулга алына һәм тоткын шәхесләр өчен лагерга озатыла. Иреккә чыккач Италиягә барып Риккардо Страччарилада белем алуны дәвам итә.

1945 елның 28 декабрендә Римдагы «Санта Чечилия» академиясында башлангыч һөнәри чыгышы була, биредә ул берничә итальян һәм рус әсәрләре репертуарын башкара. Опера сәхнәсендә беренче чыгышы 1946 елның 12 маенда үтә, биредә Христов «Богема»да Коллен партиясен башкара. Бу чордан алып 1986 елда карьерасы тәмамлануына кадәр Борис Христов дөньяның иң яхшы опера театрларында чыгыш ясый.

Рольләре

Борис Христов үзенең итальян, француз һәм рус опера репертуарын башкаруы белән билгеле, алар арасында иң танылган рольләре — Борис («Борис Годунов»), Филипп II («Дон Карлос»), Мефистофель («Фауст» Гуно һәм «Мефистофель» Бойто), Аттила («Аттила»), Фиеско («Симон Бокканегра»), Досифей («Хованщина») һ.б.

Сылтамалар

  • [1] Статья о Борисе Христове на сайте «Призрак оперы»
  1. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #119262495 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  2. Boris Christoff // SNAC (ингл.) — 2010.
  3. Boris Khristov // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.)Grup Enciclopèdia, 1968.
  4. 1 2 3 Archivio Storico Ricordi — 1808.
  5. Христов Борис // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  6. Record #100255804 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  7. performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств