Бохинь күле
Бохинь күле | |
---|---|
словен. Bohinjsko jezero | |
Күлгә коючы елгалар | Сава-Бохинька[d] |
Дәүләт | |
Мәйдан |
|
Озынлык |
|
Киңлек | 1200 ± 1[1] |
Нәрсәнең өлеше | list of lakes in Slovenia[d] |
Объектның бассейны илләре | Словения |
Вертикаль тирәнлек | 45 |
Күлдән ага торган елгалар | Сава-Бохинька[d] |
Күләм | 92 500 000 ± 1[1] |
Саклану зонасы | Триглав[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 526 ± 1[1] |
Су җыю бассейны | бассейн Дуная[d] |
SEO_description | Бохиньское озеро — географическое положение и размеры озера, наибольшая глубина, площадь бассейна, объём и береговая линия — РУВИКИ |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Сава-Бохинька[d] |
SEO_title | Бохиньское озеро — глубина, площадь, место расположения озера — РУВИКИ |
Бохинь күле РУВИКИ.Медиада |
Бохинь күле (слов. Bohinjsko jezero, алман. Wocheiner See) — Словениядә даими иң зур күл, 3,18 км²мәйданны били. Блохин общинасы территориясендә диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 525 м биеклектә урнашкан һәм «Триглав» милли паркының өлеше булып тора. Су күләме — 0,1 км3. Су җыю бассейнының мәйданы — 107 км². Уртача тирәнлеге — 29,5[2].
Географиясе
Күлнең озынлыгы якынча 4,2 км сузылган һәм киңлеге 1 км[3]. Бу күл морена нәтиҗәсендә барлыкка килгән бозлык күл.
Күлгә койган иң зур кушылдык Савица («Кече Сава»), Триглав күл үзәнендәге иң зур Кара күлдән (слов. Črno jezero), тукалана. Күлнең көнчыгыш өлешеннән Озерница (слов. Jezernica) елгасы агып чыга, ул Мостница белән кушылганнан соң Сава-Бохиька елгасын барлыкка китерә, ул, үз чиратында, Сава-Нолинка елгасына кушыла һәм Сава елгасын барлыкка китерә. XVIII гасырда Бальтазар Аке аңлатуынча, Бохинь күленә су агып керүгә караганда аннан су күбрәк агып чыга, бу өстәмә җир асты су чыганаклары белән туклануны аңлата.
Күлнең саф суларында инеш керкәсе, шамбы, кушбаш, гади гольян, моллюскларның сигез төре тереклек итә, шулай ук күпсанлы ылымыклар төре бар. Ул туризмның популяр урыны булып тора, күлгә су керергә һәм башка су спорт төрләре белән шөгелләнергә киләләр. Яры янында легендар тау кәҗәсенең сыны урнашкан, аның тарихын шагыйрь Рудольф Баумбах мәңгеләштергән.
Бохинь күле районында берничә тау чаңгысы курорты урнашкан, иң зуры — Соринка Агалтын, Вогул, Кобла[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 http://www.bohinj.si/en/attractions/lake_bohinj
- ↑ Alpine likes (ингл.). www.irealp.it P. 43. Дата обращения: 24 май 2015. Архивировано 9 ноябрь 2018 года.
- ↑ Royal Geographical Society (Great Britain). Wocheiner-See // A Gazetteer of the World: or, Dictionary of geographical knowledge, compiled from the most recent authorities, and forming a complete body of modern geography — physical, political, statistical, historical, and ethnographical(ингл.). — Edinburgh: A. Fullarton, 1856. — P. 529.
- ↑ Что посетить в Словении . Дата обращения: 2 февраль 2020.