Бүрекле песнәк
Бүрекле песнәк (лат. Lophophanes cristatus) — песнәк кошлар гаиләлегеннән зур булмаган сайраучы кош.
Характеристикасы
Тургайдан ким. Агач ботаклары арасында сикергеләп йөрүче кече кошчык. Башында аркылы кара сызыклары булган ак төстәге очлаеп торган бүреге бар, сырт ягы көрәнсу соры. Корсак ягы аксыл. Түше һәм чикәләре ак. Тамагындагы тап һәм муенындагы юл кара. Башка песнәкләрдән башындагы бүреге белән аерыла.
Тавышы
Тавышы яңгыравыклы: «кертү-китү-тир».
Яшәү рәвеше
Катнаш һәм ылыслы урманнарда яши. Төрле бөҗәкләр, аларның курчаклары белән туклана. Утрак кош, сирәк очрый. Агач куышларында оялый. Кызгылт көрән сипкелле 5-7 бөртек йомырка сала. Зарарлы бөҗәкләрне юк итеп файда китерә.
Әдәбият
- Э.Ф. Ишбирзин. Башкортостан коштары китабы. Уфа,1986 ел. ИБ №3478 28.693.35 И 90
- Остапенко В. А. Птицы в вашем доме: Справочное пособие. — М.: Ардания, 1996. - ISBN 5-88666-011-9
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 IOC World Bird List Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ 1 2 3 4 5 IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
- ↑ 1 2 3 IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ British Trust for Ornithology (ингл.) — 1932.
- ↑ https://app.bto.org/birdfacts/results/bob14540.htm
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1999.
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
- ↑ Jetz W., Sekercioglu C. H., Böhning-Gaese K. The worldwide variation in avian clutch size across species and space (ингл.) // PLOS Biology / J. A. Eisen — PLoS, 2008. — Vol. 6, Iss. 12. — P. 2650—7. — ISSN 1544-9173; 1545-7885 — doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0060303 — PMID:19071959
- ↑ Lislevand T., Figuerola J., Székely T. Avian body sizes in relation to fecundity, mating system, display behavior, and resource sharing (ингл.) // Ecology / Ecological Society of America — United States of America: Ecological Society of America, 2007. — Vol. 88, Iss. 6. — P. 1605—1605. — 1 p. — ISSN 0012-9658; 1939-9170 — doi:10.1890/06-2054