Бүшәрмә

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бүшәрмә
Тавсирлама
Озынлык 10 км
Бассейн 31,2 км²
Су агымы
Су башы  
 • Географик координаталар 55°36′25″ с. ш. 47°55′27″ в. д.GЯO
Тамак Әрә елгасы
 • Географик координаталар 55°39′02″ с. ш. 48°05′35″ в. д.GЯO
Урнашу урыны
Елгалар бассейны [[(Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш)|]]

ГВРдагы коды 08010400712112100003092[1]
ГКГНдагы номеры 0381929

Бүшәрмә (рус. Мусирма) — Әрә елгасының уң кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны). Озынлыгы 8,7 км, ТР чикләрендә — 6 км. Бассейнының мәйданы 31,7 км². Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Яшел Үзән районының Акъегет станциясеннән 2,2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы — 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%. Бүшәрмә елгасының 2,4 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км². Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 76 мм. Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л).

Су реестры мәгълүматы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400712112100003092
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100309
  • Бассейн коды — 08.01.04.007
  • ГӨ буенча саны — 12
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1
  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.
  2. 1 2 РФ су реестры мәгълүматлары: Мусирма.