Бәрис һәм Гөлей чиркәве (Казан)

Борис һәм Глеб чиркәве (рус. Борисоглебская церковь, церковь Бориса и Глеба в Плетенях) — Казан шәһәренең Тукай һәм Әхтәмов урамнары киселешендә урнашкан православие чиркәве. 1816 елда төзелеп, 1938 елда сүтелгән. Чиркәү урынында Мехчылар мәдәният сараеның скверы булдырылган.