Бәхтияр Ваһабзадә
Бәхтияр Ваһабзадә, Бәхтияр Мәхмүд (яки Зәкәрия) оглу [1][2] Ваһабзадә (азәри. Vahabzadə Bəxtiyar Mahmud oğlu və ya Zəkəriyya oğlu; 16 август 1925 ел — 13 февраль 2009 ел) — Азәрбайҗан ССРның халык шагыйре (1984) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1974), Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.
Биографиясе
Бәхтияр Ваһабзадә 1925 елның 16 августында Азәрбайҗан Республикасының Шәке шәһәрендә туган.
Булачак шагыйрьгә тугыз яшь булганда, гаиләсе республиканың башкаласы Бакуга күченә. 1947 елда Баку дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
1945 елда аны Азәрбайҗан Язучылар союзына кабул ителә. Иҗат белән беррәттән 40 елдан артык Баку дәүләт университетында укыта.
1950 елдан 1990 елга кадәр Баку дәүләт университетында укытучы, доцент һәм профессор булып эшли.
1964 елда «Самед Вургун» дигән монографиясе белән филология фәннәре докторы гыйльми исеменә лаек була.
1980 елда Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып китә.
1995 елда шагыйрь «Истиглал» (Азатлык) азатлык өчен көрәш ордены белән бүләкләнә.
2009 елның 13 февралендә шагыйрь Баку шәһәрендә вафат була[3]
2018 елның 21 февралендә шагыйрьнең хатыны Диләрә Ваһабзадә Бакуда вафат була.[4][5]
Хәтер
- 2011 елда Баку каласында Баку дәүләт университеты янындагы урамга Бәхтияр Ваһабзадә исеме бирелә.
- 2018 елның 1 сентябрендә Шәке шәһәрендә музей йорты ачыла[6] һәм кайчандыр ул яшәгән бинага мемориаль такта урнаштырылган.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- «Азатлык» ордены (15.04.1995) — Азәрбайҗан халкының милли азатлык өчен көрәшендәге зур хезмәтләре өчен[7]
- Октябрь Революциясе ордены (16.11.1984)
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (20.08.1975)
- «Хезмәт ветераны» медале
- Азәрбайҗан Республикасының халык шагыйре (1984)
- Азәрбайҗан ССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974)
- ССРБ-ның дәүләт премиясе (1984)
- Азәрбайҗан ССР-ның дәүләт премиясе (1976)
Искәрмәләр
- ↑ Bəxtiyar Vahabzadənin arzuladığı bəxtiyar gələcək, Rafael HÜSEYNOV (азәрб.). heb.science.gov.az (01 avqust 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 oktyabr 2021. Архивировано 10 октябрь 2021 года.
- ↑ "Bəxtiyar Vahabzadənin anası ermənidir" (?) sualına cavab, Şirməmməd Hüseynov, "Yeni müsavat" qəzeti, N202, (азәрб.). www.kultura.az (01 avqust 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 oktyabr 2021. Архивировано 10 октябрь 2021 года.
- ↑ Б. Вагабзаде. dergipark.gov.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2019. Архивировано 15 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Скончалась супруга Бахтияра Вахабзаде (2018-02-22). 22 февраль 2018 тикшерелде.
- ↑ Информационное Агентство АзадИнформ. Скончалась супруга Бахтияра Вахабзаде - Культура - Новости - Информационное Агентство АзадИнформ. ru.azadinform.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2018. Архивировано 22 февраль 2018 года. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-22, retrieved 2021-11-22
- ↑ В Шеки состоялась торжественная церемония открытия Дома-музея Бахтияра Вагабзаде. Культурно-просветительский сайт ATAlar.ru
- ↑ Указ Президента Азербайджанской Республики от 15 апреля 1995 года № 319 "О награждении Б. М. Вагабзаде орденом «Независимость»