Бөҗәкләр

Бөҗәкләр (лат. Insecta, Insecta-Ectognatha, Ectognatha) — умырткасыз буынтыкаяклы хайваннар сыйныфы (башка классификация буенча — өссыйныф[4]). Күбаяклар белән бергә трахеялылар асттибына керә. 1,5 млн тирәсе төр бөҗәк билгеле[5][6]. Җирдәге барлык башка хайваннар арасында иң зур төрлелеккә ия; үзләр эченә күбәләк, коңгыз, чебен, кырмыска, умарта корты һәм башкаларны алалар. Бөҗәкләрне өйрәнүче фән исеме - энтомология.

Бөҗәкләрнең гәүдәләре сырлы, алты аягы бар. Ишетү органнары төрлечә урнашкан булырга мөмкин. Мәсәлән, чикерткәләрнең – алгы аякларында. Күбәләк һәм чебеннең – алгы аягында тәм сизү органнары урнашкан.

undefined

Төркемнәр