Валерий Галиәскәров
Валерий Владимир улы Галиәскәров (Валерий Галиәскәров, рус. Валерий Владимирович Алескаров, 19 август 1971, Рузай, Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия футболисты, капкачы; капкачылар тренеры.
Тормыш юлы
Карьерасын 1991 елда СССРның Икенче лигасында чыгыш ясаучы Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында башлый. 1992–1996 елларда Россия беренчелекләрендә әлеге команда өчен чыгыш ясавын дәвам итә. 1996 елда «КАМАЗ-Чаллы» командасына күчә, әмма мәйданга чыкмый.
1997 елдан 2004 елга кадәр Казанның «Рубин» командасында уйный. Аның составында 2003 елда Премьер-лигага чыга, «Зенит»ка һәм «Уралан»га каршы ике матч уздыра. 2005–2006 елларда «Рубин-2» өчен чыгыш ясый, шуннан соң уенчы карьерасын тәмамлый.
Тренерлык карьерасы
2013 елдан капкачылар тренеры булып эшли. Төрле чорларда «Нефтехимик» (2013–2014, 2015–2017), «Зенит-Ижевск» (2017–2018), «Муром» (2018–2019, 2020), «Ротор» (2019 елның сентябрь–декабрь айларында) клубларында хезмәт итә[2].
2021-2025 елларда — «Тюмень» командасында капкачылар тренеры.
2026 елдан «Волна Ковернино» командасында капкачылар тренеры булып эшли[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия чемпионатының бронза призёры: 2003 («Рубин»).
Искәрмәләр
- ↑ Valeri Aleskarov // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ Тренерский штаб «Ротора» пополнили Алескаров и Тризна. rotor-vlg.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Valeriy Aleskarov - профиль тренера. transfermarkt.world. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.