Валерий Тургай
Валерий Владимир улы Тургай (Валерий Тургайчуаш. Валери Туркай, рус. Валерий Владимирович Тургай, 17 апрель 1961, Починок-Инел, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы)) — чуваш шагыйре, прозаик һәм тәрҗемәче, Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), Ф.Кәрим, И. Я. Яковлев һәм М.Сеспель исемендәге премияләр лауреаты, Чуваш Республикасының халык шагыйре (2003), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2011), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1991).
Тормыш юлы
Шагыйрь Чуаш Республикасының Комсомол районы Починок-Инел авылында туа. Әбисе - Татарстанның Кайбыч районы Олы Тәрбит авылыннан.[1]
Чуаш дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. ГИТИС каршындагы Югары театр курсларын тәмамлый. Чуаш АССРның матбугат органнарында, «Молодой коммунист» газетасында, «Хавхалану» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә, Чуваш Республикасының профессиональ язучылар берлегендә эшли.
2014 елның 16 октябрендә Валерий Владимирович яңалыклар газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә.
1996 елдан башлап М. Сеспель исемендәге Чувашия республика иҗтимагый хәйрия фондын җитәкли[2].
Иҗаты
Беренче шигырьләре 1977 елда Комсомол район газетасында дөнья күрә. Аның Çăлкуç çути» (1989), «Шурă фарфор чашăк» (1994), «Турă питĕнчи куççуль» (1996), «Пурăнатпăр-ха!» (1999), «Вĕçленми Вĕçев» (1999), «Чунăм, манăн чунăм...» (2003), «Ночь-мелодия» (2004), «Ку эпĕ - Валери Туркай» (2013) һ.б. китаплары басылып чыга.
«Телейпе юнашар», «Каçар мана», «Ăçта эс, çăлăнăç?» пьесалары Яшьләр театрында, Чуваш академия драма театрында куела.
2010 елда тормыш иптәше Ольга Турчанинова белән бергә «Халыкара премия лауреатлары» дигән китап чыгаралар. Аның шигырьләренә дистәләгән җыр язылган. Муса Җәлил, Мостай Кәрим, Габдулла Тукай, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Алим Кешков, Валентин Колумба һ.б. шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә итеп аерым китап итеп бастыра. Тургай шигырьләре рус, татар, азәрбайҗан, украин, латыш һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
- «Ку эпӗ», стихи, Чебоксары, 2013
- «Чунăм манăн, чунăм…», стихи, Чебоксары, 2003
- «Шурă фарфăр чашăк», стихи. Поэма, Чебоксары, 1994.
- «Моя бунтарская карма», статьи, интервью, Чебоксары, 2011.
- «Ночь-мелодия», стихотворения, Чебоксары, 2004.
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
- «Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2012);
- Чуваш Республикасының Халык шагыйре (2003);
- Чуваш Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (1999);
- Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2011);
- «Чуваш автономияле өлкәсе оешуга 100 ел» истәлек медале (2020);
- Чуваш Республикасы Дәүләт Советының Мактау грамотасы;
- Чуваш Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты (2016);
- М. Сеспель исемендәге Чувашия Комсомолы премиясе;
- И. Я. Яковлев исемендәге премия лауреаты;
- Ф. Кәрим исемендәге премия лауреаты;
- Комсомольское районының Мактаулы гражданы (2019);
- Россия Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе (2023)[3].
Әдәбият
- Валери Туркай. Чӑваш халӑх поэчӗ : [буклет]. — Шупашкар : [и. ҫ.], 2013. — 1 с.
- Туркай, В. Пурнатпӑр-ха! : чӑваш халӑх поэчӗ Валери Туркай = Будем жить! : народный поэт Чувашии Валери Тургай / [В. Туркай] ; Николай Григорьев [пухса хатӗрленӗ]. — Чебоксары : [Новое Время], 2012. — 409
- Тургай Валерий Владимирович, народный поэт Чувашии : [интервью с народным поэтом Чувашии Валери Тургаем]. — Электрон. текстовые дан. — [Б. м.] : Персональный сайт, 2011. Режим доступа : http://mosentesh2.ucoz.ru/publ/valerij_turgaj_poeht/1-1-0-482.
- Данилова, Л. Утăм хыççан утăм / Л. Данилова // Ялав. — 2005. № 3.
- Зайцева, В. Салам сана, Турӑ кайӑкӗ! / В. Зайцева // Каçал ен. — 2011. — 16 апрель (№ 42/43).
- Кузнецова, В. Мĕнпе илӗртет В. Туркай / В. Кузнецова // Çамрăксен хаçачĕ. — 2000. — юпа (№ 40).
- Кузнецова, В. Туркай поэзийĕ тата вулакан / В. Кузнецова // Тăван Атăл. — 2000. — № 9.
- Метин, П. Поэзи тӗнчи — тӗпсӗр авӑр / П. Метин // Тӑван Атӑл. — 2011. — № 4.
- Прокопьева, Р. Чӑваш халӑх поэчӗн портретне кам ӳкернӗ-ши? / Р. Прокопьева // Самант. — 2011. — № 5. — С. 18.
- Смирнова, Н. Халӑхсен «ылтӑн пӗрчипе» пуянланнӑ кӗнеке / Н. Смирнова ; В. Кузьмин сӑн ӳкерчӗкӗ // Хыпар. — 2015. — 28 январь/кӑрлач. — С. 2.
- Теветкел, Н. «Пришибаев унтера хирĕç кар тăнă унтерсем» ярăмран: [Валери Туркай поэтăн творчестви пирки] / Н. Теветкел // Çамрăксен хаçачĕ. — 2005. — 11 нарăс (№ 5) ; 18 нарăс (№ 6).
- Тургай, В. В. «Туркай та тӗрлӗрен пурнать…», Самант, 2007, № 3.
- Афанасьев, П. Тургай Валери (Тургай Валерий Владимирович), Писатели Чувашии, Чебоксары, 2006.
- Вадимов, В. Наш человек в «Дружбе народов» / В. Вадимов // Совет. Чувашия. — 2007. — 20 дек. — С. 6-15.
- Матвеева, Г. Дагестан далекий и близкий / Г. Матвеева // Совет. Чувашия. — 2006. — 16 сент
- Семенндер, Ю. С. Валерий Владимирович Тургай: 1961. На новой волне, Писатели. — Чебоксары, 2008.
- Тимуков, А. Н. Тургай Валери / А. Н. Тимуков, Краткая чувашская энциклопедия, Чебоксары, 2001.
- Тургай (Воробьев) Валерий Владимирович, Энциклопедия Комсомольского района, Чебоксары, 2009.
- Тургай (Воробьев) Валерий Владимирович, Энциклопедия чувашской журналистики и печати, Чебоксары, 2014.
- «Хыпар» возглавит Валерий Тургай : [о назначении на должность главного редактора АУ "Издательский дом «Хыпар» Валерия Тургая], Совет. Чувашия (гахета), 2014, 25 октября.
- Ялгир, П. Тургай Валерий Владимирович, Литературный мир Чувашии, Чебоксары, 2005.
- Алесь Карлюкевіч. Сябар з Чувашыі Валеры Тургай // Беларусь: палітыка, эканоміка, культура. Штомесячны часопіс Мінінфармацыі РБ. — Мн., № 1, 2019
Искәрмәләр
- ↑ Олы Тәрбит авылының бәйрәмле якшәмбесе
- ↑ Архивисты поздравляют Валерия Владимировича Тургая (Воробьёва) с днем рождения! БУ «Госархив современной истории Чувашской Республики» Минкультуры Чувашии (17 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.
- ↑ Тургай, Валерий Владимирович (писатель; 17.04.1961). Наследие Чувашии. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2025.