Варлам чиркәве (Казан)

Варлам чиркәве, Смоленск Алла Анасы иконасы чиркәве (рус. Варлаамовская церковь, церковь Смоленской иконы Божией Матери) — Казан шәһәренең Межлаук урамында урнашкан булган православие чиркәве. 1726 елда төзелеп, 1932 елда сүтелгән. Әлеге вакытта чиркәү торган урында Колхоз базары урнаша.