Василий Бартольд

Василий Бартольд (3 (15) ноябрь 186919 август 1930(1930-08-19)[1][2][…] (60 яшь)) — шәркыятьче, Санкт-Петербург ФАнең хакыйкый әгъзасы (1913). Россия шәркыятьчелек мәктәбенә нигез салучыларың берсе. 1896 елдан Санкт-Петербург университетында, профессор (1905), «Мир ислама» (1912) һәм «Мусульманский мир» (1917) журналларының баш мөхәррире. 1921-1930 елларда Россия ФАнең Азия музее каршындагы шәркыятьчеләр коллегиясе рәисе урынбасары. Урта Азия, Якын һәм Урта Көнчыгыш, Көнбатыш Яурупа халыклары, ислам һәм шәркыятьчелек турында фәнни хезмәтләр авторы.[3]

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Бартольд Василий Владимирович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 1 2 Vasily Vladimirovich Bartold // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  3. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В