Васильево пыяла заводы
Васильево пыяла заводы АҖ – Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан предприятие. 1922 елда П. Богдановның Идел пыяла заводын (1906 елда нигезләнгән) «Победа труда» Васильево пыяла заводына үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. Заводның төп продукциясе: утка чыдам пыяладан савыт-саба (капкачлар, кәчтрүлләр, җамаяклар, чынаяклар, чәйнекләр), химия-лаборатория савыт-сабасы, һ.б.