Вениамин Бушков
Вениамин Бушков, Вениамин Григорий улы Бушков (рус. Вениамин Григорьевич Бушков, 27 август 1909 — 20 апрель 1990 (80 яшь)) — ветеринария җәррахы, ветеринария фәннәре докторы (1976), профессор (1977). 1946-1984 елларда Казан ветеринария институтында, гомуми һәм хосусый хирургия кафедрасы мөдире (1971-1984). Хезмәтләре терлекләрдә буыннардагы үтәли яраларны, сынган сөякләрне һәм үзәк нерв системасы функцияләренең бозылуын дәвалауга карый.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В