Виктор Боголюбов
Виктор Боголюбов (7 апрель 1874 — 7 март 1935 (60 яшь)) — җәррах, медицина докторы (1904), профессор (1911). 1906-1911, 1913-1935 елларда Казан университетында, анатомия һәм оператив хирургия (1913-?), гомуми хирургия (1917-1927), госпиталь хирургиясе (1927-1935) кафедралары мөдире; бер үк вакытта Казан ГИДУВында гомуми хирургия кафедрасы мөдире (1923-1935). Хезмәтләре сидек-җенес әгъзаларын, кул-аяк һәм буыннардагы шешне, туберкулёз авыруларын дәвалау хирургиясенә, пластик хирургиягә, хирургия тарихына карый.[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В