Виктор Вексельберг

Ви́ктор Фе́ликс улы Вексельбе́рг (1957 елның 14 апреле, Дрогобыч, Львов өлкәсе, УССР)[3] — инженер, эшмәкәр, идарәче, миллиардер. 2010 елдан Сколково инновацион үзәге Президенты, «Ренова» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе [4].

Тәрҗемәи хәле

Әтисе — Вексельберг Феликс Соломон улы, яһүд; әнисе — Морозова Елена Ефтроп кызы, рус[5].

1979 елда кызыл диплом белән Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары институтын (МИИТ) тәмамлый (автоматлаштыру һәм хисаплау техникасы бүлеге). Институтта Леонид Блаватник белен бергә укый. СССР Фәннәр академиясе аспирантурасын тәмамлый.

1978-1990 — «Коннас» штангасыз насослар буенча махсус конструкторлык бюросы, фәнни хезмәткәр.

1989 елда — АОЗТ «НПО "КОМВЕК"», директор.

1990 елның октябрендә Виктор Вексельберг (НПО «КомВек») Леонид Блаватник (Access Industries) белен «Ренова» компаниясен оештыра.[6]

1990 елдан — генераль директор урынбасары, «Ренова» президенты. «Ренова» компаниясе → Renova Holding Limited кулында, Багамаларда теркәлә.

2006 елда Ренова Oerlikon швейцар компаниясеннең 10,25 % акциясен сатып ала.

2007 елда Ренова Sulzer швейцар компаниясенең блок-пакетын сатып ала.[7]

СУАЛ, RUSAL

1996 елда «Сибирско-Уральский алюминий» (СУАЛ) компаниясенә нигез салучыларның берсе була. СУАЛ-Холдинг эчендә Иркутск, Урал, Богослов, Кандалакша алюминий заводлары бар.

2007-2012 елларда — Rusal компаниясе Директорлар советы рәисе[8].

ТНК-ВР

1997-2013 елларда Вексельберг әкренләп нефть тармагында эшли. Нәтиҗәсе — ТНК-BP компаниясе.

ТНК-BP 2013 елда тулысынча Роснефтька сатыла. ТНК-BP топ-менеджерлары Роснефтька күчә [9].

Башка байлыклар

Кипрдагы Winterlux Limited аша «Международный финансовый клуб» 39,4%, «Ренову» аша «Меткомбанк» 9,9% өлеше хужасы.

Дубровникта, Хорватия, «Belvedere» кунакханәсе хужасы.[10].

2012 елның октябрендә «Роснефть» ТНК-BP 50% өлешен сатып алганнан соң, Вексельберг Россиядә иң бай кеше була[11].

Кипр ватандашы.[12]

Forbes журналы рейтингы

2015 елда Forbes журналы буенча Виктор Вексельберг байлыгы $12,5 млрд исәпләнә (дөнья буенча 73 урын)[13]. Россия бизнесменнары арасында 4 урынны алып тора [14].

2017 елда Forbes журналы нәтиҗәләре буенча Россия бизнесменнары арасында 10 урында. Вексельберг байлыгы — $12,4 млрд. исәпләнә.[15]

Forbes журналы нәтиҗәләре буенча:

Күрсәткеч 2010 2011 2012 2013 2014 2015 2016 2017
Байлык ($ млрд) 6,4 13,0 12,4 15,7 17,2 14,2 10,5 12,4
Донъяда урын 113 57 64 52 51 73 98 100
Россияда урын 16 10 8 4 3 4 7 10
undefined

Искәрмәләр

  1. ↑ Wiktor Wekselberg // Munzinger Personen (нем.)
  2. ↑ Davos 2014 Participant List
  3. ↑ Вексельберг, Виктор — председатель совета директоров российско-американского СП "Ренова (рус.). Лента.ру. Архивировано 11 июнь 2013 года.
  4. ↑ Главная страница 2021 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
  5. ↑ Михаил Прохоров торговал джинсами, а Роман Абрамович продавал лес | Издательский дом «Собеседник»
  6. ↑ Сайт Группы компаний «Ренова»
  7. ↑ «Ему всегда чего-то не хватает», Коммерсант, 9.06.2007
  8. ↑ Виктор Вексельберг ушёл в отставку с поста председателя совета директоров UC Rusal, ИНТЕРФАКС
  9. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2021-10-16, retrieved 2018-06-10 
  10. ↑ Croatia rolls out red carpet for Russian investors Business New Europe, 20 мая 2014.
  11. ↑ Rosneft deal makes Viktor Vekselberg Russia’s richest man
  12. ↑ Sara Farolfi, IRPI and Stelios Orphanides, Cyprus Mail. Russian Billionaire Linked to Putin and Manafort Has Shiny New Cyprus Passport (ингл.). www.occrp.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2018.
  13. ↑ Viktor Vekselberg (ингл.). Forbes — США (28 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2015.
  14. ↑ Виктор Вексельберг. Forbes — Россия (2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2015.
  15. ↑ Forbes 2017 Россия.