Виктор Сажинов

Виктор Сажинов (Виктор Александр улы Сажинов, 1 февраль 1925(1925-02-01)23 апрель 1945(1945-04-23) (20 яшь)) — Советлар Берлеге каһарманы (1944). Алмания территориясендә күрсәткән батырлык өчен бүләкләнгән.

Виктор Сажинов 1925 елның 1 февралендә Казанда туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, заводта токарь булып эшли. 1943 елда Сажинов үз теләге белән Эшче-Крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә китә. Шул ук елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында хезмәт итә[1].

1945 елның гыйнварына гвардия кызылармеецы Виктор Сажинов 1 нче Украина фронтының 53 нче гвардия танк бригадасы идарәсенең рота разведчигы була (3 нче гвардия танк армиясе һәм 6 нчы гвардия танк корпусы). Польшаны азат итү вакытында үзен күрсәтә. 1945 елның 14 гыйнварында Сажинов, разведгруппа составында булып, танклар өчен Нида елгасы аша кичүне разведкалый. 1945 елның 16 гыйнварында ул беренчеләрдән булып Радом читендә сугышка керә, берничә тапкыр разведкага йөри, дошман турында мөһим мәгълүматларны командованиегә җиткерә[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы нигезендә, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыгын үрнәк рәвештә үтәгәне, шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, гвардия кызылармеецы Виктор Сажиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медален алырга өлгерми, чөнки 1945 елның 23 апрелендә Берлин янындагы сугышта һәлак була. Башта Тельтов шәһәреннән 7 чакрым көньяктарак урнашкан Генсхаген торак пунктында җирләнә. Соңыннан, 1949 елда Берлинның Трептов-паркында күмелә[1].

Шулай ук 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Мәңгелеккә хәрби частьнең шәхси составы исемлегенә кертелә[1].

  1. 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Виктор Сажинов