Виталий Племенков
Виталий Племенков (31 октябрь 1939, СССР — 14 октябрь 2021) — Химия фәннәре докторы, профессор, А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының медицина химиясе кафедрасы мөдире.
Тәрҗемәи хәле
Виталий Владимирович Племенков 1939 елның 31 октябрендә Диңгез буе краенда туган.
1961 — Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1961—1983 елларда КДУның органик химия кафедрасында ассистент һәм доцент булып эшли.
1983—1998 елларда КДМУ биоорганик һәм биофизик химия кафедрасы мөдире
1968 — кандидатлык диссертациясен яклый.
1985 — докторлык диссертациясен яклый.
1985 — профессор гыйльми исеменә ия була.
2007 елдан Иммануил Кант исемендәге Россия дәүләт университетында эшли.
2009 елдан ул химик синтез лабораториясен җитәкли.
2021 елның 14 октябрендә үлә[2] .
Фәнни эшчәнлеге
230 басма эш авторы, шуларның 7се монография һәм уку әсбабы. Фәнни кызыксынулары теоретик химия проблемалары белән бәйле (квант органик химия, органик катнашмаларның электрон һәм пространство төзелеше), органик химиядә физик ысуллар куллану, органик реакция механизмнары; табигый һәм биологик актив кушылмалар химиясе. Медик-студентлар өчен биоорганик химия буенча бик күп лекция курслары хәзерли, укый. 12 дән артык фән кандидаты хәзерләгән. Тикшеренүләрнең төп юнәлеше булып, биологик актив субстанцияләрнең яңа төрләрен алу максаты белән, терпеоидларны функциональләштерү методларын эшләү тора.
Бүләкләре
1994—1996 — INTAS грантларына ия. 1998 — INCO — COPERNICUS гранты. Ике программа да Мәскәү дәүләт университеты (Мәскәү), БДУ (Минск), Бангор университеты (Англия) һәм Геттинген университеты (Германия) тикшеренү коллективлары белән берлектә эшләнә.
Әдәбият
- Племенков В. В., Химия природных соединений, Казань., 2001.
Искәрмәләр
- ↑ https://kpfu.ru/chemistry/ushel-iz-zhizni-professor-kafedry-organicheskoj-i.html
- ↑ Ушёл из жизни профессор кафедры органической и медицинской химии Виталий Владимирович Племенков, archived from the original on 2021-10-27, retrieved 2021-12-20
Сылтамалар
- Биография(үле сылтама) (мөмкин булмаган сылтама)