Владимир Богоявленский
Владимир Богоявленский (18 март 1931 — 6 май 2012[1] (81 яшь)) — терапевт, медицина фәннәре докторы (1972), профессор (1972), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976). 1964-1983 һәм 1988-2012 елларда КДМУда, 1 нче санлы госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире (1970-1983), проректор (1972-1983), 2 нче санлы терапия кафедрасы мөдире (1988-?). Бер үк вакытта «Казанский медицинский журнал»да: мөхәррирләр коллегиясе әгъзасы, җаваплы сәркәтип (1967-1983), баш мөхәррир урынбасары (1991-2010). 1983-1987 елларда Әстерхан медицина институты директоры. Хезмәтләре атеросклероз, аның катлаулануына диагноз куюга, дәвалауга, профилактика үткәрүгә карый.[2]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Казанский медицинский журнал (рус.) — 1901.
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В