Владимир Булыгин (1916)

Владимир Булыгин, Владимир Яков улы Булыгин (рус. Владимир Яковлевич Булыгин, 17 апрель 1916(1916-04-17) — 23 гыйнвар 2010(2010-01-23)[1] (93 яшь)) — механика белгече, техник фәннәр докторы (1960), профессор (1961), ТССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1991). 1946-1999 елларда Казан университетында: исәпләү математикасы кафедрасы мөдире, КДУның исәпләү үзәге җитәкчесе (1958-1984). Хезмәтләре нефть катламнары һидромеханикасына, нефть ятмаларын эшкәртүне имитацияләү һәм модельләштерүгә карый.[2]

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Казан зиратлары
  2. ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В