Владимир Жигунин

Владимир Жигунин (Владимир Данил улы Жигунин, 16 ноябрь 1943(1943-11-16) — 17 ноябрь 2001) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (1990), профессор (1991). 1970 елдан Казан университетында, 1986 елдан гомуми тарих кафедрасы мөдире, 1991 елдан борынгы дөнья һәм урта гасырлар тарихы кафедрасы мөдире. Эллинизм тарихы, антик тарихнамәгә караган фәнни хезмәтләр авторы.