Владимир Каврайский

Владимир Владимирович Каврайский (10 (22) апрель 1884, Сембер губернасы — 26 февраль 1954, Ленинград) — совет астрономы, геодезчы һәм картографчы; инженер-контр-адмирал (1944). Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952).

Тәрҗемәи хәле

Владимир Каврайский 1884 елның 10 (22) апрелендә Жеребятниково авылында (хәзер Ульяновск өлкәсенең Майна районы) туган. 1916 елда Харьков университетын тәмамлый. 1921 елдан Хәрби-диңгез академиясендә эшли (1935 елдан — профессор). 1944 елдан — инженер-контр-адмирал.

Владимир Каврайскийның төп хезмәтләре математик картография һәм астрометрия өлкәләренә карый. Картографик проекцияләрнең үзенчәлекләрен гомумиләштерү, аларны бәяләүнең математик критерийларын билгеләү, шулай ук дөнья карталары һәм җир өслегенең аерым өлешләре өчен хәзерге вакытта аның исемен йөртә торган оригиналь проекцияләр (Каврайский проекциясе) эшли. Аның глобуслар ясауга багышланган эшләре кызыклы. Югары киңлектә (+60тан +80 кадәр) төгәл астрономик күзәтүләрне башкару өчен вакытны һәм киңлекне уртак билгеләү методын эшләгән. Метод тигез биеклектә ике пар йолдызны күзәтүгә нигезләнгән. Певцовның берничә җеп белән йолдыз парларның күзәтү ысулын камилләштерә. Астрономик инструментлар теориясе һәм аларны конструкцияләү белән шөгыльләнә. Яңа оптик приборлар — пеленгатор һәм наклономер уйлап тапкан, алар ярдәмендә корабның урынын навигация һәм астрономик билгеләмәләре яктыртылмаган шартларда да җиңелрәк һәм үтемлерәк була. «Гамәли астрономиягә кереш» күмәк хезмәтендәге берничә бүлек авторы, аның җаваплы мөхәррире була. 1956—1960 елларда Каврайскийның «Сайланма хезмәтләре» 2 томында басыла.

1954 елның 26 февралендә Ленинградта вафат була. Пулково зиратында җирләнгән[2].

Бүләкләре

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
  • Каврайский, Владимир Владимирович // Морской энциклопедический справочник в 2-х томах / Под ред. Н. Н. Исанина. — Л.: Судостроение, 1987. — Т. 1. — С. 286.

Тема буенча өстәмә