Владимир Муханов

Влади́мир Васи́льевич Муха́нов (Владимир Василий улы Муханов, рус. Ришат Айратович Тухватуллин, 20 апрель 1954, Раменское, Мәскәү өлкәсе) — совет һәм Россия футболчысы, тренер, СССР спорт мастеры(1983).

Тормыш юлы

Раменское махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр мәктәбе тәрбияләнүчесе. 18 яшеннән Мәскәү ЦСКАсы составында уйный. Өч сезонны дубльдә үткәрә, ә 1975 елда төп составта уйный. Шул ук вакытта киләсе елда ук Ростовның СКА командасына җибәрелә. Ростовта ике сезон үткәрә, Куйбышевның «Крылья Советов» командасы белән күнегүләр җыенында кыска тәнәфес ясап ала.

1978—1979 елларда Воронежның «Факел» командасы өчен уйный, аның белән 2 нче лигадан 1 нче лигага күтәрелә һәм анда бомбардир буларак таныла. 1980 елда Мәскәүгә кайта, анда «Локомотив» өчен уйный. Команда 1980 елгы сезонда югары лигада кала алмаса да, Муханов командадан китми һәм анда тагын өч сезон чыгыш ясый.

1984—1986 елларда чыгыш ясамый. 1987 елда 2 нче лигадагы Саратовның «Сокол» клубы гаризасына керә, анда кабат үзен яхшы бомбардир итеп күрсәтә. 1988 елда, «Факел» составында булганда, кабат командага лигага югарырак күтәрелергә ярдәм итә.

1989 елгы сезонны «Нива» (Винница) клубында үткәрә, шуннан соң чыгышларын тәмамлый. 1992 елда карьерасын кыска вакытка яңартып, «Нефтехимик»та ярым сезон уйный, һәм Мәскәүнең «Новорусь» клубы составында мини-футболда көчен сынап карый.

«Нефтехимик»та ул баш тренер буларак та эшли, бу аның тренерлык карьерасының башы була.

1995 елда туган шәһәренең «Сатурн» (Раменское) клубын җитәкли. Шулай ук «Лада-Симбирск» һәм «Фабус» клубларында баш тренер була.

2002 елда Латвиядә эшли, Лиепаяның «Металлург» командасында тренер була.

2003 елдан — Казахстанда, Костанайның «Тоболы» белән чемпионат медальләрен, башкаланың «Женис» командасы белән 2005 елгы ил Кубогын яулый, әмма аеруча зур уңышларга 2006 елдан 2012 елга кадәр «Актобе» белән ирешә: рәттән өч тапкыр ил чемпионы һәм дүрт тапкыр чемпионат призеры була.

2013 елда Россиягә кайта, «Факел» һәм «Химки» командаларында тренер булып эшли.

2014 елның декабрендә Казахстанга кайта — Кокшетауның «Окжетпес» клубы баш тренеры итеп билгеләнә.

2017 елның маеннан — кабат «Актобе» клубының баш тренеры[1]. 2018 елның декабрь башында чирләве сәбәпле (бот буынына операция ясату) клуб белән аерылыша, әмма киләсе елның маенда кайту мөмкинлеге саклый[2].

2021 елның 5 августында Муханов өченче тапкыр «Актобе» клубының баш тренеры була[3].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр (тренер буларак)

«Тобол»
  • Казахстан чемпионатының көмеш призы: 2003;
  • Казахстан чемпионатының бронза призы: 2004;
«Женис»
  • Казахстан Кубогы иясе: 2005;
«Актобе»
  • Казахстан чемпионы: 2007, 2008, 2009;
  • Казахстан чемпионатының көмеш призы: 2006, 2010;
  • Казахстан чемпионатының бронза призы: 2011, 2012;
  • Казахстан Кубогы: 2008;
  • Казахстан Суперкубогы иясе: 2008, 2010.

== Искәрмәләр ==

  1. Муханов утверждён на пост главного тренера «Актобе». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2017. Архивировано 14 август 2017 года.
  2. «Нельзя держать футболистов в тепличных условиях». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2018. Архивировано 7 март 2019 года.
  3. «Актобе» представил нового главного тренера | Спортивный портал Vesti.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 декабрь 2021. Архивировано 12 декабрь 2021 года.