Владислав Залеский

Владислав Залеский (Владислав Франц улы Залеский, 11 февраль 1861(1861-02-11) — 15 февраль 1922) — хокук белгече, икътисадчы, җәмәгать эшлеклесе, сәяси икътисад докторы (1899), профессор (1901). 1890-1900 елларда Казан мәхкәмә пулатында: антлы рәсми дәгъва вәкиле ярдәмчесе (1890-1894), антлы рәсми дәгъва вәкиле (1894-1900). 1893-1919 елларда Казан университетында укыткан. 1905 елдан «Рус халкы берлеге»нең Казан бүлеге рәисе, «Черносотенец», «Сошники», «Предвыборная газета» гәҗитләре мөхәррире. Фәлсәфә тарихына, хокук назариясенә һәм икътисадка караган фәнни хезмәтләр авторы.

Искәрмәләр