Врангель утравы

Врангель утравы (рус. остров Врангеля, чук. Умӄилирак аюлар утравы) — Төньяк Боз океанындагы утрау, Көнбатыш Себер һәм Чукотка диңгезләре арасында.

Мәйданы — 7300 км².

Утрауның иң биек ноктасы — 1096 м (Советская тавы), филлит, грәнит, гнейс, кристаллы сланецлардан төзелгән. Климаты суык. Гыйнварның уртача температурасы —21,3…—23,3°С; җәй салкын һәм кыска, июльнең уртача температурасы +2…+2,5°С. Табгате Арктика тундрасына хас. Котып станциясе бар (1926 елдан). 1976 елдан утрауда тыюлык оештырылган. Утрауга рус диңгез сәяхәтчесе Фердинанд Врангель исеме кушылган.

2004 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.