Вьетнам гимны
Вьетнам гимны Тиен куын ка | |
---|---|
тат. Алга баручы гаскәр | |
Сүзләрнең авторы | Ван Као[d] |
Композиторы |
"Tiến quân ca" маршы ("Алга баручы гаскәр җыры, татарча укылышы – "тиен куын ка") – Вьетнам Социалистик Җөмһүриятенең дәүләт гимны.
1946 елда, ил әле Вьетнам Демократик Җөмһүрияте дип аталган вакытта кабул ителгән.
Баштарак ул бер генә куплеттан торган. Аның сүзләрен һәм көен күренекле Вьетнам шагыйре һәм композиторы Ңуен Ван Као (Nguyễn Văn Cao, 1923–1995) язган.
Матбугатта басылып чыккач ук, марш Вьетминнең (Việt Minh – шул чорда Вьетнам бәйсезлеге өчен көрәшкән хәрби-сәяси оешма) төп җыры булып китә, гәрчә әле рәсми рәвештә кабул ителмәгән булса да. 1945 елдагы "Август инкыйлабы" вакытында аның беренче юлы "Вьетмин гаскәре алга атлый" ("Đoàn quân Việt Minh đi") дип җырлана торган булган. Ил Франция колонизаторларыннан һәм Икенче бөтендөнья сугышында баскынчылык кылган Япония илбасарларыннан азат ителеп, 1954 елда Париж килешүенә кул куелгач, "Вьетмин" сүзе "Вьетнам"га алмаштырылган.
Язылу тарихы
1944 ел башында Ңуен Ван Као Һаной вокзалында үзенең күптәнге танышы булган Ву Куины (Vũ Quý) очраткан. Ул вакытта Ву Куи Вьетмин җитәкче кадрларының берсе булган. Ңуен Ван Као аңа элегрәк тә азатлык өчен көрәшүче гаскәриләргә атап язган патриотик җырларын биреп барган. Бу очрашуда Ву Куи үзенең танышына башка эшләрен калдырып торырга һәм Вьетмин гаскәрләре өчен чын гимн булырлык әсәр язарга тәкъдим иткән.
Ңуен Ван Као яңа җырның сүзләрен элегрәк үзе иҗат иткән шигырьләрнең берсенә нигезләнеп язарга булган. Бу шигырьдә "Алга баручы гаскәрләр джунглида җыр җырлый" дигән сүзләр булган. Шулай итеп, яңа гимнның исеме һәм югарыда әйтелгән беренче юлы барлыкка килгән. Бер куплетлык марш текстын язганда шагыйрьне XX гасыр башында ук азатлык өчен көрәш алып барган Вьетнам зыялысы һәм хокук белгече Ңуен Тһыоң Һиен (Nguyễn Thượng Hiền, 1865-1925) идеяләре дә рухландырган.
Ниһаять, марш язылып беткәч, Ңуен Ван Као аны Ву Куига җырлап күрсәткән. Марш сәяси җитәкченең күңеленә хуш килгән, Ву Куи аны кичекмәстән матбугатка чыгарып илгә таратырга боерык биргән. Маршның тексты һәм ноталары 1944 елның ноябрендә "Độc Lập" ("Бәйсезлек") газетасында дөнья күргән.
Озакламый Ңуен Ван Као, инкыйлаб лидерлары тәкъдимен үтәп, соңрак Вьетнамның күренекле шагыйре, язучысы, драматургы һәм композиторы булып киткән Ңуен Дин Тһинең (Nguyễn Đình Thi, 1924-2003) "Юк ит фашистларны" (Diệt phát xít) шигыреннән файдаланып, маршка тагын бер куплет өстәгән.
Шулай итеп, Вьетнамның бәйсезлек һәм азатлык өчен янып яшәгән зыялылары бергәләп бөтен илнең гимны булырлык әсәр тудырганнар. "Авторлык хокуклары" дип беркем дә бугаз ертып йөрмәгән. Уртак максатларга күмәк тырышлык белән ирешкәннәр. Гомумән, ул елларда Вьетнамның беренче президенты һәм милли юлбашчысы Һо Ши Миннең (Hồ Chí Minh) сүзләре һәркем өчен дә юл күрсәтүче девиз булып яңгыраган: "Không có gì quý hơn độc lập tự do" – "Бәйсезлектән һәм азатлыктан кадерлерәк берни дә юк".
Милли гимн
Ниһаять, 1945 елның 13 августында "Tiến quân ca" маршы Һо Ши Мин кулына килеп ирешә. Дүрт көннән соң аны Һаной опера театрында беренче тапкыр халык алдында башкаралар. Тагын ике көн үткәч, булачак гимнны беренче тапкыр ил байрагын күтәргәндә җырлыйлар.
1945 елның 2 сентябрендә Һанойның Ба Дин (Ba Đình) мәйданында Вьетнамның бәйсезлеге игълан ителә. Tiến quân ca маршын Дин Ңок Лиен (Đinh Ngọc Liên) җитәкчелегендәге оркестр башкара.
1946 ел башында, илнең беренче парламенты – Милли корылтай (Quốc Hội) сайлангач, марш Вьетнамның милли һәм дәүләт гимны буларак раслана. 1955 елда аның текстына берничә үзгәреш кертелә. Әйтик, беренче куплеттагы “Thề phanh thây uống máu quân thù” ("Дошманнарны куып чыгарырга һәм аларның канын агызып бетерергә ант итәбез") дигән юл "Đường vinh quang xây xác quân thù" ("Данлыклы юлыбызга дошман сөякләре сибелгән") дип җырлана башлый.
1976 елда, ил кабат берләшеп Вьетнам Социалистик Җөмһүрияте барлыкка килгәч, "Алга баручы гаскәр җыры" дәүләт гимны булып кала. 1981 елда яңа гимн кабул итү фикере өстенлек ала. Ләкин бу уңайдан игълан ителгән бәйге бернинди нәтиҗә китермәде, әлегә кадәр гимн булырлык әсәр тәкъдим итүче булмады. Язмыштан узмыш юк: соңгы ике мең елда Вьетнам нибары ике йөз еллап кына тынычлык шартларында яшәгән.
Вьет телендәге текст | Юлга-юл тәрҗемәсе | Җыйнак шигъри тәрҗемә |
---|---|---|
|
|
|
|
|
|