Вәлиулла Гыйззәтуллин
Вәлиулла Гыйззәтуллин (26 апрель 1837 — 13 август 1916 (79 яшь)) — Казан сәүдәгәре һәм җәмәгать эшлеклесе. Бакалея һәм Урта Азиядән китерелгән келәмнәр белән сату иткән. 1887-1911 елларда Казан шәһәр думасы гласные. 1886 елдан Казан ятимнәр мәxкәмәсе әгъзасы. Казан мөселманнары арасында «Вәли Ата» кушаматы белән мәгълүм шәхес. Кадимче, җәдитчелеккә каршы чыгучы.[2]