Габделгани Җамалетдинов
Габделгани Җамалетдинов (Габделгани Гафиятулла улы Җамалетдинов, 10 август 1927 — 13 февраль 1980) — инженер-электромеханик. 1948 елдан авиация сәнәгате предприятияләрендә, 1973 елдан «Алмаз »ракета-космик комплексы әйдәп баручы конструкторы. Канатлы ракеталар булдыруда, «Салют-2», «Салют-3» һәм «Салют-5» орбиталь пилотланмалы стансаларын очышка әзерләүдә һәм очыруда катнашкан.