Габделәхәт Бәкерев
Габделәхәт Бәкерев (18 февраль (2 март) 1908 — 18 октябрь 1986 (78 яшь)) — геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре докторы (1950), профессор (1952), ҮзССРның, РСФСРның, ТөркССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1964, 1968, 1969), Ленин (1960), СССР ФАнең Губкин ис. (1971, 1977) премияләре иясе. 1931-1939 елларда СССР баш геология идарәсеендә, геология-җитештерү бүлеге мөдире (1935 елдан). 1940-1953 елларда СССР нефть сәнәгате министрлыгында: Мәскәү геология трестының нефть һәм газ эзләү экседицияләре башлыгы (1940-1947), Бөтенсоюз геология разведкасы фәнни-тикшеренүү институты директоры урынбасары (1947-1949), геология идарәсе башлыгы урынбасары (1949-1953). 1953-1956 елларда нефть сәнәгате академиясенең нефть-газ геологиясе кафедрасы мөдире. 1956-1986 елларда Губкин ис. Мәскәү нефть-газ институтында, 1960-1978 елларда кафедра мөдире, бер үк вакытта СССР Дәүләт планының дәүләт эксперт комиссиясе рәисе (1984-1985).[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В