Габдерахман III
Габдерахман III (7 гыйнвар 891, Куртубә — 15 октябрь 961) — Куртубә әмире (912 елдан), хәлифәсе (929 елдан). Көнчыгыш Европа чыгышлы коллардан гвардия төзегән. Җирле феодаллар белән көрәшеп әмирлекнең бердәмлеген торгызган. Толедо шәһәрен (Испания), Мәгърипнең бер өлешен үзенә буйсындырган; Урта диңгездә иң көчле флот булдырган. Габдерахман III хакимлек иткән чор — Куртубә Өмәвиләренең чәчәк аткан чоры булып санала.
- ↑ Abd al-Rahman III // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ ‘Abd al-Raḥmān III de Còrdova // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.) — Grup Enciclopèdia, 1968.