Габдулла Тукай паркы (Түбән Кама)
Габдулла Тукай исемендәге әкият паркы — Түбән Кама шәһәренең ял паркы. Химиков проспекты, Тукай һәм Яшьлек урамнары арасында урнаша.
Барлыкка килүе
- Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителгән 2015 елның 14 августында барлыкка килә.[1] Проекты Түбән Кама архитекторлары тарафыннан әзерләнгән, баш архитекторы Фирдәвес Ханов та Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Үзенчәлекләре
- Фонтан
- парк буйлап Габдулла Тукай әсәрләре геройларының агач скульптуралары (Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдинов әсәре)
- өч уникаль татар ишегалды
- матур утыргычлар, чәчәк түтәлләре, гадәти булмаган яктырткычлар
- бушлай Wi-Fi челтәре
- велосипед, самокат һәм роликларны прокатка алу мөмкинлеге
Чаралар
- «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Тукай туган көнне шәһәрнең Тукай паркындагы Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уздыралар.
- Биредә салмак көйләрдән тыш, төрле әдәби һәм поэтик әсәрләрне дә ишетергә мөмкин.