Газ урамы (Казан)

Газ урамы (рус. Газовая улица) – Казанның Идел буе районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Качалов урамыннан башланып, Спартак урамы белән кисешә һәм Павлюхин урамы белән киселештә тәмамлана. Урамга 1870-елларның бернче яртысыннан 1920-елларның беренче яртысына кадәр эшләгән газ заводы янында урнашканлыктан шундый исем бирелгән.

Тарих

Элеккеге исемнәр: Берьяклы Газ урамы (1920-елларның икенче яртысына кадәр), 1 нче Газ урамы.

Галерея

Игътибарга лаек объектлар

Искәрмәләр