Гариф Багданов
Гариф Багданов (11 декабрь 1889 — 10 август 1955 (65 яшь)) — педагог, тәрҗемәче. Туган авылында (1910-1917), Казанның төрле уку йортларында укыта (1917-1946); Казан педагогика укуханәсендә уку-укыту бүлеге мөдире (1934-1946). Мөхетдин Корбангалиев, Насыйх Мөхетдинев, Садри Җәлал белән автордашлыкта табигать белеме һәм математикдан дәреслекләр яза. Тәрҗемәләре: «Хуҗа һәм приказчик» («Бедность не порок», А.Островский, 1907), «Көнче ир» («Ревнивый мужчина», Ф.Рутковский, 1910).[1]
Искәрмәләр
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В