Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы
Бу мәкалә китап турында. Бәлки, Сез фильм турында мәкалә эзләдегез: Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы.
Гарри Поттер һәм фәлсәфә ташы (ингл. Harry Potter and the Philosopher’s Stone) — Гарри Поттер турындагы романнар сериясенең беренче китабы.
Сюжет
Китапның башында Гарри Поттерны Дамблдор, Минерва Макгоногалл, Рубеус Хагрид тарафыннан Дурслләр гаиләсенә илтүе сурәтләнә. Бу вакытта тылсымчыга 1 яшь була. 11 яшендә Гарри Поттерны Хагрид, явыз Дурслләрдән Хогвартска алып китә. Поездта ул Рон Уизли һәм Гермиона Грейнджер белән таныша. Хогвартста Гарри тылсым фәннәрен өйрәнә. Мәктәптә аның дуслары да, дошманнары да була. Уку елы башында ук Дамболдор, директор буларак, бер аерым бүлмәгә керүне тыя. Әмма Гарри, Рон һәм Гермиона ялгыш шул бүлмәгә керәләр һәм анда өч башлы этне күрәләр. Алар монда нидер яшерелгәнен аңлыйлар. Раштуа бәйрәмендә Гаррига әтисенең күрмәс-мантиясен бүләк итәләр. Аның ярдәмендә ул төннәрен яшерен китапханәгә йөри. Озакламый тыелган бүлмәдә фәләсәфы ташы яшерелгәне беленә. Аны Волан-де-Морттан саклап, шунда яшергәннәр. Китап ахырында Гарри дуслары белән шул бүлмәгә керә һәм фәлсәфә ташын Волан-де-Мортның игезәге Квиреллдан алып кала, ә Квирелл үзе үлә.
Сылтамалар
- Азатлык радиосының ТӘРҖЕМӘХАНӘ проекты: "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәренең беренче өзеген тәкъдим итәбез.