Георгий Вахрушев
Георгий Вахрушев (17 (29) ноябрь 1894 — 6 май 1966) — совет геологы, геология-минералогия фәннәре докторы (1942), профессор (1943), академик. БАССР атказанган фән эшлеклесе (1954). ССРБ ФА Башкортстан филиалы президиумы рәисе (1951-1956). Фәнни эшчәнлеге Түбән Идел буе, Көньяк Уралның геологик төзелешен һәм файдалы казылмаларын өйрәнүгә бәйле. 4 нче чакырылыш СССР Югары шурасы депутаты.