Георгий Жирицкий
Геогрий Жирицкий (Георгий Сергей улы Жирицкий, 26 сентябрь (8 октябрь) 1893 — 4 июнь 1966) — җылылык технигы, техник фәннәр докторы (1937), профессор (1925). ТАССРның (1953) һәм РСФСРның (1961) атказанган фән һәм технка эшлеклесе. 1918-1929 елларда Киев политехника инситутында, аннары Мәскәү югары техника укуханәсендә (1929-1932), Мәскәү энергетика институтында (1932-1937), Казан авиация инсититутында (1945-1966) кафедра мөдире. Пар җылылык техникасына, пар турбин төзүчелегенә, газ турбиннарына караган фәнни хезмәтләр авторы. Жирицкий исемен Айдагы кратерларның берсе йөртә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Жирицкий Георгий Сергеевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.