Георгий Солдатов

Георгий Солдатов (рус. Солдатов Георгий Иванович, 23 февраль 1919(1919-02-23)16 март 1992(1992-03-16) (73 яшь)) — архитектор, ТАССРның атказанган төзүчесе (1978). Казан шәһәренең баш архитекторы (1957-1971), «Казгражданпроект» институтының генераль планнар бүлеге башлыгы (1971-1988).

Солдатов проектлары нигезендә Казан байтарчылык институты биналары (1955-1961, Павел Саначин белән берлектә), ТАССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе биналары комплексы (1955-1957, Павел Саначин белән берлектә), Үзәк стадион (1960, Алексей Спориус, Павел Саначин, Осия Берим белән берлектә), СБКФнең Татарстан өлкә комитеты бинасы (1962, Павел Саначин белән берлектә, 2002 елда сүтелә) һәм башка биналар төзелә.

Искәрмәләр

  1. Татар энциклопедиясе — 2002.