Герман Штаудингер
Герман Штаудингер (23 нче март 1881 – 8 нче сентябрь 1965) — алман химигы. Макромолекуляр химиягә нигез салучы хезмәтләре өчен 1953 нче елда Нобель премиясенә лаек була.
1903 нче елда Галле университетында докторлык дәрәҗәсен яклый. 1926 нчы елда Фрайбург университетында профессор була. 1940 нчы һәм 1951 нче еллар арасында күп кенә фәнни тикшеренүләрдә катнаша.
1920 нче елгы хезмәтендә крахмал, целлюлоза һәм аксым кебек полимерларның ковалент бәйләнешләр белән тоташкан кече молекулалар чылбыры икәнен күрсәтә.
Чыганаклар
- ↑ Hermann Staudinger // nobelprize.org (ингл.) — Nobel Foundation.