Гигабайт

Гигабайт (күрсәтелә: Гбайт, Гб; халыкара: Gbyte, GB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 230 = 1 073 741 824 байтка тигез (халыкара электротехника комиссиясе тәкъдиме буенча гибибайт булырга тиеш). ГОСТ 8.417—2002 нигезендә гигабайт төшенчәсе «Гб» билгеләнеше белән 109 = 1 000 000 000 байт тиң булырга тиеш.

Россия Федерациясе территориясендә, 2009 елда РФ Хөкүмәте нигезендә кабул ителгән карары буенча, Гбайт төшенчәсе 230 = 1 073 741 824 байтны билгеләр өчен файдаланырга тиеш:

« «Байт» (1 байт = бит) мәгълүмат саны берәмлегенең атамасы һәм билгесе «2¹⁰», «2²⁰» и «2³⁰» тапкырлаучылар белән кулланыла торган икегә нигезләнгән алкушымчалар белән бергә кулланыла (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт, 1 Гбайт = 1024 Мбайт). Шушы алкушымчалар баш хәрефтән язылалар. Мәгълүмат саны берәмлегенең халыкара билгеләрен, Халыкара электротехника комиссиясенең Халыкара стандарты 60027-2 (KB, MB, GB, Kbyte, Mbyte, Gbyte) буенча тәкъдим ителгән «K» «M» «G» алкушымчалары белән, куллану рөхсәт ителергә.
— Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации. Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. № 879
»

Атамасы белән куллану

Түбәндәге текстны укыганда, исегездә тотыгыз, Россия территориясендә барлык үлчәү берәмлекләре атамалары ГОСТ 8.417—2002 белән регламентлаштырыла.

Халыкара электротехника комиссиясе (ГОСТ-ка бәйләнеше юк) тәкъдиме буенча 230 өчен гиби- дигән икегә нигезләнгән алкушымчаны кулланырга таләп ителә.

Килеп чыккан хәлдән еш кына каты диск һәм флэш-хәтер карталарын җитештерү корпорацияларының продукцияларын сатып алган кулланучылар интегә. Чөнки сатып алган әйбердә чын сыешлык күрсәтелә, мәсәлән, 1 гигабайт, ул була 1 000 000 000 байт, әмма сатып алучылар 1 гибибайтлы диск сатып алабыз дип уйлыйлар, ул була 1 073 741 824 байт, шушы сәбәп еш кына аңламауга һәм канәгатьсезлеккә китерә.

Гигабайтны JEDEC стандарты буенча билгеләү 

2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала[2]. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы G (giga-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1 073 741 824-ка (230-ка) тигез дип билгели. Аның буенча гигабайт төшенчәсе GByte яки GB дип билгеләнергә тиеш һәм 1 073 741 824 байтка (230 байтка) тигез булырга тиеш.[3]

Компьютер сленгы

Компьютер сленгында гигабайт терминынын гектар, яки гиг сүзләре белән алмаштыралар.

Төркемнәр