Сыртлан
Сыртлан (лат. Hyaenidae) — Сыртлансыманнар гаиләсе, ерткычлар отрядына керүче хайван. Характерлы билгеләре: таза һәм очланган йөз белән кыска һәм таза баш; арткы аягы алдагысыннан кыска булганлыктан сырты өскә калкып тора.Очлыклары дүрт бармаклы (Protelesтан кала), тырнаклары гел чыгып йөри; бармакка басып йөриләр. Койрык: озын, каты, пумала йон муенда һәм арка буенча ял барлыкка китерә.
Бүгенге көндә бары дүрт төр сыртлан билгеле:
- Таплы сыртлан (Crocuta crocuta Erxleben, 1777);
- Көрән Сыртлан (Parahyaena brunnea Thunberg, 1820);
- Сырлы сыртлан (Hyaena hyaena Linnaeus, 1758);
- Җир бүресе (Proteles cristatus Sparrman, 1783).
Яшәү географиясе
Сыртланнар Африкада һәм көньяк Ауразияда яшиләр. Ләкин бозлык чорына кадәр бөтен Аурупада да мәгарә сыртланы яшәгән (Hyaena spelaea).
- ↑ 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2006.
- ↑ 1 2 3 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / за ред. Z. Zhang — 2011. — Т. 3148, вип. 1. — С. 56–60. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
- ↑ Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0