Глеб Василий улы

Глеб Василько улы (1237 — 13 декабрь 1278) — Белозёрск кенәзлегенең беренче кенәзе (1238—1278), Ростов кенәзе (1277—1278), Спасо-Каменный монастыренә нигез салучы.

Кызыклы фактлар

Сартакның кызы (чукынганнан соң Феодора) Ростов кенәзе Глеб Василий улында кияүдә булган, шулай итеп Бату улы Сартакның нәселе дәвамчылары арасында хәтта Явыз Иван һәм күп кенә башка рус аксөякләре дә булган.