Гуаңҗу
География
Шәһәр Көньяк Кытай диңгезе яр буеннан 110 км ераклыкта, Җуҗаң (Чжуцзян, ягъни «энҗеле») елгасы дельтасында урнашкан.
Тарих
Шәһәр б.э.к. 3 гасырдан мәгълүм. Урта гасырларда — эре сәүдә порты. 18 гасырда — чит илләр белән чикле күләмнәрдә сәүдә итү өчен бердәнбер Кытай порты булган. Нәнҗин килешүе буенча (1842) — 5 портлар исәбендә чит ил сәүдәсе өчен ачылган. Инглиз-франк-кытай сугышыннан (1856 — 60) Гуаңҗуда чит ил (инглиз-француз) концессиясе барлыкка килгән. 1938 — 45 еллардла япон оккупациясе астында булган.
Административ бүленеш
| Map | |||||
|---|---|---|---|---|---|
| Исем | Кытайча | Пиньинь | Халык (2010 ел)[2] |
Мәйдан (км2)[3] |
Халык тыгызлыгы (/км2)[2] |
| Юэчү районы | 越秀区 | Yuèxiù Qū | 1,157,277 | 33.80 | 34,239 |
| Ливән районы | 荔湾区 | Lìwān Qū | 898,204 | 59.10 | 15,198 |
| Хайҗу районы | 海珠区 | Hǎizhū Qū | 1,558,663 | 90.40 | 17,242 |
| Тәнхе районы | 天河区 | Tiānhé Qū | 1,432,431 | 96.33 | 14,870 |
| Байюнь районы | 白云区 | Báiyún Qū | 2,222,658 | 795.79 | 2,793 |
| Хуаңпу районы | 黄埔区 | Huángpù Qū | 831,600 | 484.17 | 1,717 |
| Панью районы | 番禺区 | Pānyú Qū | 1,764,869 | 786.15 | 2,245 |
| Хуаду районы | 花都区 | Huādū Qū | 945,053 | 970.04 | 974 |
| Нәнша районы | 南沙区 | Nánshā Qū | 259,899 | 527.65 | 493 |
| Җеңчең районы | 增城区 | Zēngchéng Qū | 1,036,731 | 1,616.47 | 641 |
| Цоңхуа районы | 从化区 | Cónghuà Qū | 593,415 | 1,974.50 | 301 |
| Барлык | 12,700,800 | 7,434.40 | 1,708 | ||
Икътисад
Гуаңҗу — Көньяк Кытайның икътисади үзәкләреннән берсе. Йөк әйләнеше буенча Көньяк Кытайның иң зур порт. Тимер юллар төене, халыкара аэропорт бар. Сәнәгать тарммакларыннан тукымачылык, азык-төлек, гомуим машиналар төзү, кара металлургия, кәгазь, химия, төзелеш материаллары сәнәгатьләре үсеш алган.
Мәдәният
Берничә югары уку йорт, шул исәптә Сүн Ятсен исемендәге университет (1924), табибият, педагогия, малия-икътисад институтлары, ботаника бакчасы һ.б. бар.
Искәрмәләр
- ↑ Кантон, китайский город // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ 1 2 архив күчермәсе [неопр.]. Statistics Bureau of Guangzhou (16 май 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2011. Архивировано 7 гыйнвар 2019 года.
- ↑ 土地面积、人口密度(2008年). Statistics Bureau of Guangzhou. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2010. Архивировано 23 март 2015 года.