Губа (округ)
Губа́ — XVI—XVII гасырларда Рус дәүләтендә кабул ителгән административ-территориаль берәмлек һәм суд округы атамасы.
Этимология
Төшенчәләр
- Губа — Псков (ru) һәм Новгород республикаларында кабул ителгән административ-территориаль берәмлек атамасы. Губаларның мәйданы бер-берсеннән аерылган: авыл, җирлек яки вулыс мәйданы белән тигез булган.
- Губа — 1530—1702 елларда Рус дәүләтендәге суд округлары атамасы. Суд округлары (губалар) 1530—1550 еллардагы губа реформасы (ru) белән булдырылган. Округларда губа оешмалары эшләгән. Суд округының мәйданы өяз мәйданы белән тигез булган. Иске реформа вакытында ясалган кайбер вулыслар һәм Новгород республикасының пятиналары (ru) искәрмә булып торган. Бер губадан икенче губага күченгәндә, губа старостасына (ru) күченүнең сәбәбен, максатын аңлатырга кирәк булган. 1702 елда губа оешмалары бетерелү сәбәпле, губалар да юкка чыгарылган.
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5
Әдәбият
- Владимирский-Буданов М. Ф. Обзор истории русского права. М. 2005.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Н. М. Карамзин. История государства Российского. Том 9, глава 7