Гыйниятулла Гобәйдуллин

Чуашстан Республикасының Тукай авылында туа.

Балахна электр станциясендә һәм [[Горький автомобилләр заводы]]нда эшләгән. Хәрби хезмәттә Ерак көнчыгышта булган. 1941 елда үзе теләп сугышка киткән. 1942 елның февралендә өлкән сержант Гобәйдуллин җитәкләгән 6 разведчик засадага эләгә. Бәрелешнең беренче минутларында ук иптәшләре һәлак була, берүзе сугышып, фашистлар взводын җиңә. Үзе дә яралана, бер ел дәвалана. Хәрби училищеда тизләтелгән курслар узып, Ленинград фронтында сугыша. Берлинны штурмлауда катнаша.

Советлар Союзы Герое (1942)[1].

Сугыштан соң ГАЗда эшли, заводның профсоюз комитеты рәисе була.

Сылтамалар

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза сержанту Габайдулину Г. Г.» от 24 марта 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 12 апреля (№ 11 (171)). — С. 1.