Гөргөри чиркәве (Казан)
Гөргөри чиркәве, Постау бистәсендәге Җиңү китерүче Гөргөри чиркәве (рус. Георгиевская церковь, церковь Георгия Победоносца в Суконной слободе) — Казан шәһәренең Санкт-Петербург һәм Артем Әйдинов урамнары киселешендә урнашкан булган православие чиркәве. 1717 һәм 1739 еллар арасында төзелеп, 1939 елда шартлатылган. Чиркәү урынында сквер булдырылган.