Гөлсинә Заһидуллина
Гөлсинә Заһидуллина (Гөлсинә Мансур кызы Заһидуллина, 6 сентябрь 1955 (70 яшь)) — икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1997), профессор (1997). 1989 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында: икътисад һәм эшмәкәрлек кафедрасы, проректоры (2008 елдан). Төзелеш оешмаларының икътисади үсешенә, төзелеш җитештерүенең эффективлыгын күтәрүгә, РФта һәм ТРда күчемсез милек базары барлыкка килүенә һәм үсешенә караган фәнни хезмәтләр авторы.