Гөлчәһрә Байкина

Гөлчәһрә Байкина — драма актрисасы, ТАССРның атказанган артисты (1957). Әстерхан татар (1920-1921), Акмәсҗит кырымтатар, Сәмәрканд, Бохара һәм Ташкент үзбәк (1921-1931), Бакы азәрбайҗан, Камышин рус театрларында, Мамадыш, Казанның татар театр коллективларында (1931-1945), Татар академия театрында (1945-1959) хезмәт иткән. Рольләре: Галиябану («Галиябану», М. Фәйзи), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К. Тинчурин), Зөбәрҗәт («Хуҗа Насретдин», Н. Исәнбәт), һ.б.[2]

Искәрмәләр

  1. Татар энциклопедиясе — 2002.
  2. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В