Гөлҗимеш
Гөлҗимеш | |
---|---|
Җимеш төре | чикләвекчек[d] |
SEO_description | Шиповник — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Халыкара фәнни исем |
|
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Таксономик төр | Rosa cinnamomea[d] |
Файл:Rose time-lapse.ogv | |
Таксонның халык атамасы | rose[3], Roos[4], 蔷薇属, 蔷薇属[5][6][…] и Rosen |
Югарырак таксон | розалар[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10544 |
Кайда өйрәнелә | rhodologist[d] |
Нәрсәнең чыганагы | Шиповник[d], Розовое масло[d] и Q113325867? |
SEO_title | Шиповник — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Гөлҗимеш РУВИКИ.Медиада |
Гөлҗимеш витаминнарга, пектин матдәләргә, органик кислоталарга, минераль элементларга бай. Аны витаминнар хәзинәсе дияргә була. Биологик актив матдәләрдән В, Е, К витаминнары, шулай ук тритерпиноидлар, рутин, эфир майлары, тиамин, бромид, пиридоксин, гидрохлорид, токоферол ацетат, рубиксатин, никотинамид һәм башкалар бар. Гөлҗимеш составында калий, магний, кальций, фосфор, тимер, марганец, цинк, бакыр кебек минераль матдәләрне табарга була. Тамырында дуплау матдәләре, орлыгында май, Е витамины, каротин барлыгы билгеле. Гөлҗимеш — розаның бер туганы. Аның 400 гә якын төре мәгълүм. Җи меше витаминлы препаратлар әзерләүдә кулланыла. С витамины микъдары ягыннан ул кара карлыганны — 5-6, лимонны — 30-40, алманы 100-120 тапкыр узып китә, ә каротин мәсьәләсендә кишер һәм абрикостан гына калыша. Кипкән гөлҗимеш организмны ныгытучы витаминлы чәй әзерләүдә аеруча күп файдаланыла. Чәйдә С витамины мөмкин кадәр күп саклансын өчен, аны түбәндәгечә ясыйлар. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә 0,5 литр салкын су салалар. 8-10 сәгатьтән соң төнәтмәне якынча 70 градус (кайнау хәленә килмәсен) кайнарлыкта тоталар, сөзәләр һәм шунда ук эчәләр. Кешенең С витаминына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, көнгә 1 -3 җимеш куллану җитә. Бу—гөлҗимешнең дәвалау үзлеге никадәр куәтле булу турында сөйли. Орлыгындагы май яраларны дәвалауда һәм дерматоз вакытында файдаланыла. Аңардан даруның тәмен һәм исен яхшыртучы алсу төстәге су әзерлиләр. Гөлҗимеш шулай ук физик һәм акыл эшчәнлеген активлаштырырга, ары ганлыкны бетерергә ярдәм итә. Мәгълүм булганча, гөлҗимеш төнәтмәсен : кулланучылар сирәк авырый, озак вакыт хезмәткә сәләтле була. Гөлҗимеш , балалар организмының төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, бу аның витаминнарга бай булуы белән аңлатыла. Халык медицинасында гөлҗимеш салкын тигәндә, (бигрәк тә көчле йөткерү интектергәндә), туберкулезны дәвалауда, неврастенияне кисәтүдә кулланыла. Гөлҗимеш тамырының аракылы төнәтмәсе буыннардагы ревматизмны дәвалауда файдаланыла. Орлыгыннан әзерләнгән төнәтмә сидек юлларындагы ташны чыгарырга ярдәм итә.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — С. 217. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 491.
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ Nederlands Soortenregister
- 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统(неопр.) // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052