Дамир Фәтхетдинов
Дамир Фәтхетдинов (Дамир Хәсән улы Фәтхетдинов) — геолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984).
Тәрҗемәи хәле
1933 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Биектау авылында Ленин орденлы укытучы Хәсән Фәтхетдинов гаиләсендә дөньяга килә. Дамир Фәтхетдинов туган чорда бу авыл Көчек авылы дип атала. Дамир Фәтхетдинов Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. 1956-1974 елларда Кустанай геология разведкасы трестында (Казакъстан) эшли, 1970 елдан экспедиция баш геологы. 1974 елдан Төньяк Казакъстан геологик җитештерү берләшмәсенең баш геологы. Боксит ятмаларын ачкан өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1984 елда). 1991 елның июнь аенда Кустанайда вафат, Кустанайда җирләнгән.
Танылу
- СССР Дәүләт бүләге (1984).
- Почет ордены (1991).
Сылтамалар
- УКАЗ ПРЕЗИДЕНТА СОЮЗА СОВЕТСКИХ СОЦИАЛИСТИЧЕСКИХ РЕСПУБЛИК
- ГЕОЛОГИЧЕСКИЕ "СЛУЧАЙНОСТИ" 2012 елның 12 май көнендә архивланган.