Дания Дәүләтшина
Дәүләтшина Дания Салих кызы - Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклесе.
Балачагы һәм уку еллары
Дәүләтшина Дания Салих кызы 1934 елның 3 мартында ТАССР Чистай шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган.
1941-1945 елларда ТАССР Олы Тархан район үзәгендәге урта мәктәптә укыган. 1946-1951 елларда ТАССР Теләче урта мәктәбендә белем алган.
1951 елда Казан Дәүләт Педагогия институтының биология-география факультетына укырга кергән.
Укытучы буларак хезмәт юлы
Дәүләтшина Д.С. югары белем дипломы алганнан соң, 1955-1956 елларда ТАССР Әлки районындагы Урта-Таган урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән.
Җитәкчелек постларындагы эшчәнлеге
1956 елда ТАССР Әлки районында ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, 1960 елда КПССның ТАССР Биләр район комитеты секретаре итеп сайланган.
1962 елда ТАССР Биләр районы бетерелгән һәм партия оешмалары системасы үзгәртеп корылган. Дәүләтшина Д.С. бу уңайдан ТАССР колхоз-совхоз җитештерү-территориясе буенча Октябрь районы партия оешмаларында инструктор итеп билгеләнгән.
1963-1965 елларда ул ТАССР Чистай районы җитештерү идарәсенең партия оешмасы идеология бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасын башкарган. Бер үк вакытта Дәүләтшина Д.С. ТАССР колхоз-совхоз җитештерү-территория идарәсенең Әлки районы партия оешмасы бүлеге мөдие булып та эшләгән.
В 1965 елда Дәүләтшина Д.С. ТАССР Лаеш районы хезмәт ияләренең район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, 1970 елда ТАССР Лаеш районы хезмәт ияләренең район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана.
Дәүләтшина Д.С. 1979-1990 елларда — ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре.
Дәүләтшина Д.С. нинди генә җитәкче поста эшләмәсен, һәрвакытта да бөтен энергиясен куеп нәтиҗәле эшкә ирешкән. Халык белән һәм җитәкче кадрлар белән уртак тел табып эшләгән һәм һәрвакытта да алар арасында зур абруй казанган.
Лаеклы ялга киткәннән соң гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Сайланып куелган Мактаулы дәрәҗәләре
Күп мәртәбә КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъасы һәм ТАССР Югары Советының VIII, IX, X, XI чакырылыш депутаталары итеп сайланган.
Дәүләт бүләкләре
Октябрь революциясе һәми Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күптөрле юбилей медальләре һәм күптөрле мактаулы күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.
Чыганаклар
https://www.tatar-inform.ru/news/society/02-03-2009/daniya-davletshina-5406318
Комсомольский путь Дании Давлетшиной
http://alekseyevsk.ru/news/lyudi-i-sudbyi/komsomolskiy-put-danii-davletshinoy
«Никому ни звука – чтобы не дошло ни до Минтимера Шариповича, ни до Фикрята Ахмеджановича» Бизнес Онлайне.
Дания Давлетшина: Я не из пугливых! https://kazan.bezformata.com/listnews/daniya-davletshina-ya-ne-iz-puglivih/68413076/
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл