Дегетле (елга)

Дегетле елгасы. Көнбатыш Кама алдында, Омар елгасының уң кушылдыгы (Чулман елгасы бассейны). Озынлыгы 9,5 км, бассейнының мәйданы 47,6 км². Мамадыш районы территориясеннән ага. Елга башы Түбән Яке авылыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Бүкәнле авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы - 94 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 53%. Дегетле елгасының 0,9 һәм 3,8 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар.

Су реестры мәгълүматы

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Түбән Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Чулман тамагынан Кама Тамагы бистәсенә чаклы Куйбышев сусаклагычының Чулман участогы, Шишмә һәм Идел елгаларын кертмичә. Кече елга бассейны — бассейны юк, елга бассейны — Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы.[2]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 11010000312112100003494
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100349
  • Бассейн коды — 11.01.00.003
  • ГӨ буенча саны — 12
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.
  2. 1 2 РФ су реестры мәгълүматлары: Диситлинка.

Сылтамалар

Төркемнәр